«Холокост фаҗигасе»: хәтер сәгате (18+)

27 гыйнвар – Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Бу көнне 1945 елда Кызыл Армия гаскәрләре иң коточкыч нацист концлагере Освенцим яки Аушвицны азат итә. 25 гыйнвар көнне 1 нче санлы китапханәдә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен үткәрелгән «Холокост фаҗигасе» исемле хәтер сәгатендә кешеләрне массакүләм эзәрлекләү һәм рәхимсез рәвештә юкка чыгару чоры турында сүз барды. 

Чара барышында китапханәче сугыш зәхмәте тәмамлануын күрү бәхетенә ирешмәгән, куанычлы Җиңү көннәренә кадәр яши алмаган миллионлаган яһүдләрнең куркыныч язмышы турында сөйләде. Чыгыш Холокост корбаннары турында видеопрезентация, шулай ук Э.Межелайтисның «Пепел», Н.Коржавинның «Дети в Освенциме», М.Җәлилнең «Вәхшәт» һ.б. тетрәндергеч шигырьләр белән үрелеп барды. Шулай ук китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 

Поделиться: